Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Казан шәһәрендә спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Кадерле татарстанлылар!
2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 Россия Федерациясе спортчысы көч сынашачак. Төп чемпионатта су спортының – алты, ә «Мастерс» турнирында – биш төрендә ярышлар булачак.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тамашачыларда кызыксыну, игътибар җәлеп итү дәрәҗәсе ягыннан дөньяның футбол мундиаленнән кала икенче урында тора, ә Казандагы ярышлар аларда катнашучы спортчылар һәм илләр саны буенча рекорд куячак. Татарстан башкаласындагы су бәйрәмен бөтен Җир шарында 4,5 миллиардтан артык кешегә телевизор экраннарыннан карау мөмкинлеге бирелә.
Спортчылар 75 комплект медаль өчен ярыша.
Бу көннәрдә без Россия спортчыларыннан һәм Россия җыелма командасы составындагы якташларыбыздан зур җиңүләр, ә анда катнашкан һәркемнән көрәш дәрте һәм спортта югары күрсәткечләргә ирешүләрен көтәбез.
Әлеге чемпионат – спорт өлкәсендә 2015 елда иң әһәмиятле дөньякүләм чараларның берсе, ә Татарстан һәм Россия тарихында – гаять күренекле вакыйга. Бу абруйлы халыкара чараны уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте, Халыкара ФИНА йөзү федерациясе ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул – спорт объектларын әзерләүдә һәм ярышларны үткәрүдә катнашкан татарстанлыларның уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Шунысын әйтергә кирәк: 2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары шәһәребез спорт һәм транспорт инфраструктурасының нык үсүенә, халыкара дәрәҗәдәге корылмалар һәм объектлар төзелүенә китерде. Универсиада калдырган мондый мирас татарстанлыларның мәнфәгатьләренә, күмәк спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга хезмәт итә. Гамәлдәге спорт базасы талантлы спортчылар әзерләү мәйданчыгы булып тора, ә бу чемпионат һәм якындагы елларда уздыру планлаштырылган бик күп спорт төрләре буенча дөньякүләм башка ярышлар Казанның илебез спорт башкаласы дигән статусын ныгыта.
Универсиаданы уздыру барышында тупланган оештыру тәҗрибәсе һәм барлык дәрәҗәләрдә булдырылган контактларның әлеге чемпионатта да бик кирәкле булуын әйтеп китәр идем.
Бу елларда республикабыз, аның мәркәзе Казан шактый үзгәрде, матурланды.
Кризис күренешләренә һәм Көнбатыш санкцияләренә карамастан, Татарстан икътисады тотрыклы үсештә. Кама индустриаль кластеры предприятиеләре, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Иннополис үсешебезгә этәргеч бирә торган яңа таяныч нокталары булды. Милләтара һәм динара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу, килешенгән, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән социаль сәясәт, мәгариф һәм фән өлкәсен үстерү, талант ияләренә төрле яклап булышлык күрсәтү республиканың социаль-икътисадый алгарышында өстенлекле юнәлешләр булып кала.
Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулуны бәйрәм итү яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисләре көчәюгә куәтле этәргеч бирде. Бөек Җиңү безнең өчен һәрчак әхлакый маяк булды һәм шулай булачак та.
2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иттек. Быел уздырыла торган чаралар шәһәрләребезне һәм авыл-салаларыбызны тагын да бизәргә, аларны уңайлырак һәм күпләрне үзләренә тартып торырдай итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклап калу юнәлешендә башкарыла торган игелекле эш, кунаклар кабул итү индустриясен үстерү Казанны һәм республиканың башка шәһәрләрен Россия күләмендә һәм халыкара күләмдә эшчәнлек алып баручы туристлык үзәкләренә әверелдерүгә юл ача.
Без чемпионатның кызыклы һәм бай мәдәни программасын да тәкъдим итәбез. Ярышлар үткән көннәрдә ФИНА паркында күпсанлы чаралар булачак, башкала музейлары һәм театрлары күргәзмәләр оештырачак, яңа спектакльләр күрсәтәчәк. 1 августта казанлылар һәм республиканың барлык кунаклары өчен Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме уздырыла. Мәйдан батырлары, сәнгать осталарыбыз татар халкында спорт, ярыш-бәйгеләр ярату хисенең көчле, мәдәниятебезнең бай һәм үзенчәлекле булуын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алырлар, ә чемпионатта катнашучылар, аны карарга килүчеләр йөрәгендә татарстанлыларның кунакчыллыгы, киң күңеллелеге җылы тәэсирләр калдырыр дип ышанам.
Казанда спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашучыларны, аның кунакларын, шулай ук республика халкын чемпионатның ачылуы уңаеннан ихлас котлыйм! Ярышлардан һәм мәдәни чаралардан читтә калмагыз! Әлеге спорт һәм яшьлек бәйрәменең якты сәхифәләре, шулай ук җиңүләр китергән куаныч, шатлык хисләре йөрәкләребездә мәңге саклансын!
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз