Татарстан белән Абхазия хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уртак нәрсәләр таба алыр дип ышанам. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаджимба белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.
Россия регионнарының берсе буларак, Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасы арасында төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алышты яклар. Рөстәм Миңнеханов илләр арасында үзара багланышларны ныгытуга регионнар дәрәҗәсендә өлеш кертү мөмкинлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, бүген Абхазиядә җирле икътисадны торгызу буенча зур эш алып барыла. Татарстан ярдәм күрсәтергә әзер, диде ул. Иң кызыклы юнәлешләрдән ул төзелешне, медицинаны, мәгарифне, гидроэнергетиканы һәм туризмны атады. «Туризм шәп сездә: табигать искиткеч, барлык шартлар да бар. Сез башка курортлар белән конкуренциягә сәләтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Абхазия белән Татарстан арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлек нигезе 1994 елда дуслык турында шартнамә төзегәндә салынды, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук масштаблы проектлар турында сөйләде, шулардан «Стратегия-2030» проекты, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм республика сәнәгатен үстерү чаралары.
Рауль Хаджимба билгеләп үткәнчә, иң кызыклы юнәлешләрнең берсе – гидроэнергетика, «Абхазия үзенең цитруслары, чәе белән дан казанган, Россия өчен башка кызыклы юнәлешләр дә булачак», - диде Рауль Хаджимба.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов кунакка визиты өчен рәхмәт белдерде. Һәм, Татарстан белән Абхазия арасындагы хезмәттәшлек турында ниятләр якын киләчәктә документ рәвешендә беркетелер дип ышанып әйтте.