Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк (ВЭБ) рәисе Владимир Дмитриев "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар.
"Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кунакларга икътисадый зона мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Дмитриев Татарстан Республикасы һәм Внешэкономбанк арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Владимир Дмитриев шулай ук "Алабуга" МИЗ мәйданчыгындагы предприятиеләрдә булды - «Rockwool-Идел», «Тракья-Гласс Рус» һәм «Алабуга-Волокно» заводлары. Внешэкономбанк рәисе махсус икътисадый зонада булдырылган инфраструктураны һәм биредә эшләүче предприятеләрне югары бәяләде.