Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кылачак

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кылачак, монда ул Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак.

Су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге Россиядә беренче мәртәбә уза. Анда 190 илдән 2400 спортчы катнашачак.

Дәүләт башлыгы шулай ук «Казань Арена» стадионында булачак, анда ул Чемпионатта катнашучы Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International