Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзелүче Мәскәү җәмигъ мәчетендә булды.
Ул бу дини объектны (Мәскәү, Выползов тыкрыгы,7) төзү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне карауда Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равиль Гайнетдин дә катнашты.
Мәскәү җәмыгъ мәчетенең мәйданы шактый зур булачак, монда бер үк вакытта 10 меңләп мөселман сыя алачак.
Мәскәү җәмыгъ мәчетен төзүгә бик күп кешеләр үз акчасын кертте. Аларның исемнәре Җәмыгъ мәчетенең Алтын китабына кертелгән.
23 сентябряьдә изге Корбан бәйрәме алдыннан Мәскәү җәмыгъ мәчетен ачу тантанасы булачак дип көтелә.
Белешмә өчен:
Мәскәү җәмыгъ мәчете – сыйдырышлылыгы ягыннан Европада иң зур мәчет. Аның мәйданы 19 мең кв. метр. Ул алты катлы булачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз залларыннан гайре, мәчеттә конференц-зал, шулай ук күргәзмә галереясе булачак.