Рөстәм Миңнеханов FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Казанда үткәрелүче 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм якын арада башланачак “Мастерс” категориясендәге су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Корнел Маркулеску билгеләгәнчә, Казандагы чемпионат – иң яхшыларның берсе. Аның сүзләренчә, югары дәрәҗәле спорт чиновниклары ярышларга әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм башка уңай якларын билгеләгәннәр.

Очрашуда Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" АНО генераль  директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International