Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Киселева белән очрашты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Киселева белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Мария Киселева һәм Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Казанда үткәрелә торган Су спорт төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатыннан алган хисләре һәм фикерләре белән уртаклашты. Аерым алганда, Мария Киселева Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен республиканы Чемпионатның уңышлы старты белән котлады.

“Чемпионат югары дәрәҗәдә оештырылган “, - дип ассызыклады ул.

Мария Киселева шулай ук Рөстәм Миңнехановка күпләгән кунакларның һәм җанатарларның рәхмәтен җиткерде, аларның барысы да Чемпионатның һәм су спорт төрләре буенча ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклыйлар, диде ул. 

“Сезгә шуның өчен аерым рәхмәт, - диде спортсменка, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Төрле кешеләр белән очрашканда мин Чемпионатны оештыру җәһәтеннән бары тик яхшы сүзләр генә ишетәм. Күбесе, ярышларга йөрибез, яраткан спортчыларыбызга көч биреп торабыз, диләр, шулай ук үзләренең дә спорт белән шөгыльләнә башлауларын искәртәләр”.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International