Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына эш визиты белән бара

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына эш визиты белән бара.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов республика кырларында уңыш җыю эшләре белән танышыр, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвестор-компанияләр вәкилләре һәм район башлыклары белән очрашыр дип көтелә.

Түбән Кама муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов катнашында 200 урынлык мәдәният йорты ачылачак (Югары Уратма авылы). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International