Рөстәм Миңнеханов ТР Нурлат муниципаль районында урып-җыю барышы белән танышты

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Нурлат муниципаль районына килде, максаты урып-җыю барышы белән танышу иде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин һәм башкалар озата йөрде.

Быел Нурлат районында 80474 га мәйданнарда чәчүлек уздырылган. Шуларның яртысы бөртекле культуралар - 40979 га. Шул исәптән уҗымлылар 17466 га алып тора, язгылары - 23514 га, техник культуралар (шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш) - 15108 га, бәрәңге - 284 га, яшелчә - 0,3 га. Терлек азыгына 24103 га бирелгән.

Искәртәбез, Татарстан – бик күп икътисадый күрсәткечләр буенча алда бара, шул исәптән авыл хуҗалыгында да.

Нурлат районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды, һәм анда урып-җыю кампаниясе темплары турында фикер алыштылар. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген хуҗалыклар барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән: ягулык-майлау материаллары буенча да проблема юк, техник тәэмин ителеш буенча да «Бүгенгә 8 мең га мәйдан җыеп алынган. Бу якынча 18%. Уңдырышлылык 23,1 ц/га. Урып-җыюны 25 августка тәмамларга җыенабыз», - диде Равиль Кузюров.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы эссе җәй тагын уңышның йомгак күрсәткечләренә йогынты ясаячак. Шуңа күрә ул игенчеләрне басуда уздырган һәр көннең кадерен белергә өндәде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кисәтеп куйды – үзеңә генә ышаныр чак, диде. «Федераль үзәктән ярдәм көтәсе түгел. 2010 елда дәүләт казнасыннан ярдәм булса, быел моңа өмет юк. Моның өчен сәяси карар кирәк», - диде ул.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы район җитәкчелегеннән авылга ярдәм буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сорады. Моннан тыш, ул искәрткәнчә, быел республикада мөһим тарихи вакыйга көтелә - Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар. «Иң мөһиме – сайлауларны оешкан төстә уздыру. Сайлаулар – ул республика җитәкчелеге өчен имтихан. Сайлаулар буенча күренәчәк инде: йә безгә ышаналар, йә юк», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International