Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кысаларында яңа мәдәният йортын ачты. Аны ТР Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре озата йөрде.
Караульная Гора авылында 100 урынлык яңа клуб ачылды. Бүгенге көндә биредә 584 кеше яши, аларның 92 % - чувашлар. Объект - күп функцияле һәм бер бинада мәдәният йортын һәм китапханәне берләштерә. Клубта вокал, декоратив-кулланма сәнгать, өстәл теннисы һәм бильярд буенча һәвәскәр берләшмәләр эшлиячәк.
Мәдәният йорты "Авыл клублары" республика президент программасы буенча сафка бастырылды. Республика бюджетыннан төзелешкә 13,2 млн сум акча бүленде. Барлыгы ел азагына кадәр Татарстанда 42 яңа авыл клубы файдалануга тапшырылачак.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгышында искәрткәнчә, бүген республикада 30 якын программа гамәлгә ашырыла һәм күбесе авылларны үстерүгә юнәлдерелгән. "Без илебез, республикабыз, районнарыбыз нигезен саклап калырга телибез - авыл җирлеген. Биредә эшчән кешеләр яши, алар туган телләрен, мәдәниятларын һәм гореф-гадәтләрен саклап кала. Миңа бу шатлыклы көндә сезнең белән булу бик тә күңелле", - дип ассызыклады ул.