Рөстәм Миңнеханов: "Без 3,5-3,8 млн тонна ашлыкка йөз тотабыз"

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Югары Үрәтмә авылы янындагы "Нефтехимагропром" ҖЧҖ басуларының берсендә Татарстан лидеры район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән бергә урып-җыю эшләре барган басуларны вертолетта карап әйләнде.

Муниципалитет башлыгы Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама районының агросәнәгать комплексы торышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта биредә авыл хуҗалыгы җирләре 84 мең гектардан артык, аларның 23 мең гектардан күбрәген бөртеклеләр били (5,4 мең гектары - көзге культуралар). Быел инвестор "Агрсила" компаниясе ярдәме белән районда янә шикәр чөгендере үстерелә башлаган, әлеге культура 3,6 мең гектарны алып тора.

А.Метшин сүзләренчә, бөртеклеләрне җыеп алу 25 августка тәмамланыр дип ниятләнә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Кама районы агросәнәгать комплексыныңы потенциалы яхшы булуны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, быел шикәр чөгендере мәйданнарын күбәйтү хисабына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 1,5 тапкыр артырга мөмкин. Ул белдергәнчә, инвесторның киләчәктә Түбән Кама районында  шикәр чөгендере мәйданнарын тагын 3 мең гектарга арттыру мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында районның иң төп авыл хуҗалыгы бурычы дип мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруны атады. Ул "Химоком-Агро" предприятиесе кичергән кыенлыклар аркасында 900 башка кимегән.

Очрашу барышында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы районда республика программаларын тормышка ашыру һәм муниципалитетның алда көтелгән хакимиятнең җирле органнарына сайлауларга әзерлеге белән дә кызыксынды.

Аннары басуда Рөстәм Миңнеханов механизаторлар белән бергә кичке ашны ашады, аның барышында урып-җыюда катнашучылар белән аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Югары Үрәтмә авылында күп функцияле үзәк ачылышында да катнашты. Әлеге торак пунктта 957 кеше гомер кичерә, ул Түбән Камадан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Күп функцияле үзәк ТР бюджеты акчаларына "Авыл клублары" республика программасы буенча төзелгән. Объектка агымдагы елның февраль аенда нигез салынган, аның смета бәясе - 11 млн  сумнан артык. Бинаның мәйданы 419 квадрат метр тәшкил итә, клуб 200 урынга исәпләнгән. Биредә шулай ук китапханә урнашкан, вокал, хореография, музыка түгәрәкләре эшләячәк.

Күп функцияле үзәк ачылуга багышланган тантаналы чарада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов "Авыл клублары" программасының республикада инде дүртенче ел тормышка ашырылуын искәртеп узды. Программа кысаларында һәр муниципаль районда берәр клуб сафка бастырылган.

"Республикада утызлап программа тормышка ашырыла, аларның күбесе эшли, шул исәптән авыл халкы өчен. Безнең нигез - ул җир, әлеге җирдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, ә безнең бурыч - алар өчен шәһәрдә булган шартлар тудыру", - дип билгеләп үтте ТР лидеры аерым алганда.

Искәртеп узабыз: бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарында да булды, анда да урып-җыю барышы белән танышты һәм яңа социаль объектларны ачуда катнашты.

Бүгенге сәфәргә нәтиҗәләр ясап, журналистларга биргән интервьюсында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы: "Әлбәттә, без күбрәкне көткән идек. Әмма урып-җыю эшләре бөтен җирдә башланган, техника эшли, ягулык бар, кешеләрнең кәефе күтәренке. Социаль объект, мәктәп, мәдәният йортлары, юллар төзү билгеләнгән план буенча бара. Мин бик канәгать", - дип белдерде.

Татарстанда уңыш фаразлары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов: "Без 3,5-3,8 млн тонна ашлыкка йөз тотабыз. Бездә терлек азыгы бар, яшел масса һәм кукуруз да җитәрлек, шикәр чөгендере уңышы да яхшы булырга тиеш. Әлбәттә, боларның барысын да югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Хәзер бөтенесе дә һава торышы һәм эшнең тизлегенә бәйле", - дип билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International