Рөстәм Миңнеханов: Биектау районы – хәзерге уңыш җыю компаниясе алдынгыларының берсе

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында булды, анда ул кырларда уңыш җыю компаниясе белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны Татарстан Республикасы  Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы  министрлыклары һәм ведомство вәкилләре озата йөрде.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручының юлы һавадан «Правда» ҖЧҖ (Мәмдәл авылы), «Татмелиорация-Агро» ҖЧҖ (Айбаш,  Каракүл авыллары), «Битаман» ҖЧҖ (Зур Битаман, Кече Битаман авыллары) «Әсән»ҖЧҖ (Алат спирт заводы авылы), «Высокогорская» АФ ҖЧҖ (Шыпшыек  авылы) кырлары өстеннән узды.

Дубъяз авылы янында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Әңгәмә барышында кырлардагы хәлләр турында сөйләштеләр. 2015 елның 30 июль көненә оператив мәгълүматлар буенча Биектау районында  3,5 мең гектар уңыш мәйданнарының 11 % ашлыгы сугып бетерелгән, 7,9 мең тонна икмәк сугылган. Эшләп чыгару күләме тәүлегенә 1,1 гектар тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларны җыю эшләре темпларын киметмәскә өндәде.

«Биектау районының мөмкинлекләре зур. Ул республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе, - дип ассызыклады ул. – Бүген биредә каты үзгәрешләр сизелә. Күп санлы социаль проектлар гамәлгә ашырыла, эре инвесторлар җәлеп ителә. Хәзер иң мөһиме – динамиканы киметмәү».

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бөртеклеләрнең уртача уңышлылыгы гектарыннан 22,5 центнер тәшкил итә. Кыр эшләре көйләнгән, 65 комбайн эшли, дип хәбәр итте ул, һава торышы үзгәрмәсә, август ахырына кадәр тәмамларга планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка кыр эшләрендә катнашучы комбайнерлар һәм механизаторларга булдырылган шартлар турында хәбәр иттеләр: өч кат ашау оештырылган һәм алдынгыларга акчалата премияләр бирелә.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы район җитәкчелегеннән республика программалары буенча эшләр торышы, фермаларны һәм хуҗалыкларның кече формаларын үстерү белән кызыксынды.

«Биектау халкының өстенлеге бар – сез Казан янында. Һәм сезнең аша боҗра юл үтә. Бу сезгә бизнес үстерүгә, һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыруга мөмкинлекләр бирә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International