Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
“Таң” хуҗалыгының Кышлау фермасында күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашуда, райондагы басу-кырлар торышыннан мин бик канәгать, диде республикадагы урып-җыю барышын шәхси контрольда тотучы Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, республиканың төньяк районы саналган Әтнәдә урып-җыю яңа башланып килә. Игенчеләрнең тырышлыгын, районның техник-матди хәлен күзаллаган хәлдә, бернинди тоткарлык булмас кебек. Республика лидеры алда торган сайлауларга әзерлек белән кызыксынды. Шөкер, бу яктан кампаниянең уңышлы узачагына ышаныч зур.
Рөстәм Миңнеханов “Таң” хуҗалыгының Кышлау фермасында яңа сафка баскан заманча объектларны күздән кичерде. Әйтик, терлек азыгы әзерләү цехы әле эшли дә башламаган. Фермадагы барлык терлекләргә дә азык шушында әзерләнә. Республика лидеры 800 баш сыерга исәпләнгән торак һәм саву залын аеруча ошатты. Ни дисәң дә, Татарстан – икътисади күрсәткечләр буенча бәхәссез лидер. Һәм бу “Таң” хуҗалыгында да чагылыш таба. Алары белән хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин таныштырды. Сыерлар өчен калын салам аслыгы, терлек азыгы кертү һәм тирес чыгару аралыклары булган торак белән кызыксынды.
Канада, яисә үзебезнең Себер ысулына көйләнгән технология бу, дип аңлатып барды шул уңайдан район башлыгы.
Савым залының берьюлы 32 баш сыерны саву мөмкинлеге бар. Ә менә яшь бозаулар торагына кергәч, Татарстан лидеры калын салам түшәктә тыныч кына күшәп ятучы бозауларны фотога төшереп, аларны тукландыру рационы, тәрбия шартлары белән кызыксынды.