Рөстәм Миңнеханов Алабугада VIII бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашачак

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренә эш сәфәре кыла. Төп максаты - VIII бөтенроссия Спас ярминкәсендә һәм Кыңгырау чыңлаулары фестивалендә катнашу. 
Алабуга муниципаль районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов “Вятские зори” ҖЧҖ яшелчә эшкәртү-җитештерү комплексын карады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы предприятиенең яшелчә басуларын карап чыкты, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә кулланыла торган технологияләр һәм методлар белән танышты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка яшелчәләрне төргәкләү линиясен күрсәттеләр. 
Җитештерү комплексын караганнан соң Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, алар белән урып-җыю барышы буенча фикер алышты.
Программа азагында ул  VIII бөтенроссия Спас ярминкәсендә һәм Кыңгырау чыңлаулары фестивалендә катнашачак. 
Гадәттәгечә ярминкә Алабуганың тыюлык өлешендәге Шишкин буалары территориясендә, «Яшьләр» стадионы районында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда узачак.

Ярминкәдә зәркан әйберләр, милли костюмнар, мамыктан ясалган әйберләр, агачка төшерелгән сурәтләр, сәнгатьле туку үрнәкләре һәм башкалар куелачак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык куллану товарлары җитештерүчеләр продукциясе тәкъдим ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International