Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Феофан рухи әхлак үсеше, күп милләтле һәм күп конфессияле төбәк буларак Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Очрашу барышында Феофан Рөстәм Миңнехановка тормышын чиркәү һәм монахлык белән бәйләгәнче армядә хезмәт иткәне турында һәм нәкъ менә Казан Кремлендә хәрби ант биргәнен турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International