Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында ачык суда 25 км дистанциядә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнашты.
Ир-атлар арасында италияле Симонне Руффини иң яхшысы булды, ул дистанцияне 5 сәгатьтән кимрәк вакытта узды. Бу бик яхшы күрсәткеч.
Хатын-кызлар арасында финишка бразилияле Ана Марсела Кунья беренче булып килде. Бу аның Казандагы дөнья чемпионатында өченче медале.