Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында Сабантуй-2015 һәм Су спорт төрләре буенча ФИНА-2015 дөнья чемпионатына уңаеннан атчабышлары булды.
Казан ипподромында чабышлар арасында күп санлы тамашачыларны Татарстанның күренекле җырчылары, бию ансамбльләре чыгышлары шатландырды. Бәйрәмне мәдәни-күңел ачу аттракционнары тулыландырды. Бөтен теләүчеләр тотализатор аша ат чабышына акча куя алды.
Бүген төрле бүләккә 10 узышу булды, алар арасында Казан Кремле, "Идел буе фавориты" призлары, Татарстанның зур призы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан мэриясе призлары, З.И. Хәбибуллин исемендәге приз, "Нәсимә" призы, "Татспиртпром" ААҖ һәм, әлбәттә, Сабантуй-2015 һәм Су спорт төрләре буенча ФИНА-2015 дөнья чемпионатына багышланган призлар. Гомуми приз фонды 7,5 млн. сум (иң кечкенә бүләк - 500 мең, иң зурсы - 1,5 млн. сум).
Тулырак мәгълүмат - http://www.tatar-inform.ru/news/2015/08/01/465344/