Рөстәм Миңнеханов: Актаныш районы республикада күп күрсәткечләр буенча алда бара

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәренең максаты – басуларда урып-җыю барышы белән танышу, шулай ук президент программаларын гамәлгә ашыруны тикшерү.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.

Эш сәфәре Пучы авылындагы “Нур Баян ис.” ҖЧҖтән башланды. Бу хуҗалык районда иң алдынгылардан санала һәм үз эшендә алдынгы җайланмалардан файдалана. Бүген 600 баш сыерга исәпләнгән заманча сөт саву комплексы төзелеп ята. Комплекс тулысынча автоматлаштырылган һәм эшче персоналны 14 тән алып 4 кешегә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов универсаль объект төзелешенең барышы белән танышты, эш бетү сроклары белән кызыксынды. “Нур Баян ис.” ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Гапсәламов билгеләп үткәнчә, яңа комплекска зур өметләр баглана. Аның сүзләренчә, эксплуатациягә керткәннән соң сөт һәм сөт продукциясе җитештерү күләмнәре арту көтелә.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка районның терлек азыгын тикшерүләр лабораториясен күрсәттеләр.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 200 урынлык Әтәс авылында күп функцияле мәдәният үзәген ачу тантанасында катнашты. Монда мәдәният йорты, китапханә, почта, ФАП һәм авыл советы урнашкан.

“Сезне шундый искиткеч шәп объект ачылу белән котлыйм. Актаныш районы республикада күп күрсәткечләр буенча алда бара. Сезгә киләчәктә дә үз позицияләрегезне бирмәскә телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртәбез, Татарстанда яңа социаль объектлар төзү һәм булганнарын реконструкцияләү республика президент программалары буенча, бюджет акчаларына алып барыла. Илдәге яңа икътисадый шартларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлык бу 30 уникаль программа эшләп килә.

Әлеге объект “Авыл клублары” республика президент программасы буенча төзелгән. Ел азагына кадәр Татарстанда 42 яңа мәдәният йорты төзеләчәк.

Район казанышлары турында җирле аграрийлар белән очрашуда да сөйләделәр. Быел урып-җыю эшләре 46 мең га мәйданнарда алып барыла. 14 мең га артык җирдә урып-җыю тәмамланып килә. Уңыш – 33 ц/га.

Рөстәм Миңнеханов Актаныш игенчеләре эшен югары бәяләде һәм урып-җыюны үз вакытында һәм уңышлы тәмамлауны теләде.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы район үзәгенә юнәлде, анда ул 140 урынлык “Тылсым” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Объект “Бәләкәч” президент программасы кысаларында төзелде.

“Балалар бакчалары безнең өчен бик мөһим, чөнки һәрберебез өчен балаларыбыз кадерле. Аның киләчәге нинди уку йортына баруына бәйле. Республикада бүген бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә дә шулай булачак. Бу балалар бакчасы беркайчан да буш булмавын телим һәм балалар һәрчак бәхетле һәм шат булсын”, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Бу мәктәпкәчә учреждениедә балаларны тиешенчә тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Уен һәм ял итү урыннары һәм методик кабинетлар җиһазландырылган.

Быел республика программасы буенча Татарстанда 10 000 урынга исәпләнгән 75 балалар бакчасы төзеләчәк. Әле беркайчан да республика тарихында бу кадәр балалар бакчасы төзелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International