Рөстәм Миңнеханов Илья Никулин һәм Евгений Медведевка ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасының элеккеге уенчылары Илья Никулин һәм Евгений Медведевка ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәһаветдинов катнаштылар. 

Илья Никулин "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләнде. Ә Евгений Медведев ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кулыннан "Фидакарь хезмәт өчен" медален алды.

Искәрик, быел ике уенчының да "Ак Барс" хоккей клубы белән контрактлары тәмамланды. Хәзерге вакытта Евгений Медведев НХЛда  «Филадельфия Флайерз» командасы өчен чыгыш ясый, ә Илья Никулин әлегә ирекле агент булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International