Рөстәм Миңнеханов Болгар икмәк кабул итү предприятиесе эше белән танышты

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рцстщм Мижнеханов Болгар икмәк кабул итү предприятиесендә булды.  Аның белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар да бар иде.

Предприятие 2013 елның февралендә оештырылган. Биредә 48 кеше эшли. Аның 35,2 мең тонна сыйдырышлы склады, 3,2 мең квадрат метрлы асфальтланган ачык мәйданчыгы,  ике киптерү-чистарту каланчасы, 30 тонналы механик үлчәве бар. Ашлык киптерү куәте - сәгатенә 76 тонна. Биредә шулай ук ведомство сагы, видеокүзәтү һәм янгынчылык депосы, лаборатория бар. Автомобиль паркы 3 йөк һәм 1 җиңел машинадан тора. Тагын 1әр төягеч трактор һәм янгын сүндерү машинасы да эшли. 2013 елда предприятие 35 мең 643 тонна ашлык кабул иткән, 2014 елда - 31 мең 784 тонна.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эше белән танышты, анда эшләүчеләр белән аралашты, биредә җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады. Болгар икмәк кабул итү предприятиесендә сентябрь аенда үсемлек мае һәм көнбагыш һәм рапстан түп җитештерү цехы ачу ниятләнә.

Журналистларга Спас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафис Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, бүген басуларда 100дән артык комбайн эшли, уңышның өчтән бере җыелган. Әле 8 мең гектарга якын көнбагыш чәчелгән булган.

Районда үсемлек мае һәм түп җитештерү цехын ачу мөмкинлеге инвесторлар ярдәмендә туган, алар элеваторга реконстукция ясый, җирле продукцияне эшкәртүне оештырган.

Цехта тәүлегенә 12 тонна чимал эшкәртеп булачак. Цех агымадагы елның сентябрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International