Jinggong International Group Кытай компаниясе Татарстан белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР  Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катаншты. 

Jinggong International Group вәкилләре Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килгәннәр. Кытай кунаклары инде “Алабуга” МИЗда булган, анда резидент-компанияләргә тәкъдим ителүче шартлар белән танышканнар. Моннан тыш, Jinggong International Group вәкилләре Мамадыш районында агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булганнар.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Jinggong International Group президенты һәм башкарма директоры Лю Хуаньлинь кыскача компания һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында хәбәр итте. Jinggong International – халыкара арыл хуҗалыгына, сәнәгатькә, энергетика, транспорт, сәүдә һәм башка тармакларга, шулай ук консалтинг өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә инвестицияләүче корпорация. Компания Кытай Дәүләт советы һәм Кытай халык банкы тарафыннан 1999 елда оештырылган, аның төп акционеры - China Orient Asset Management Corporation дәүләт предприятиесе. 

Татарстан белән уртак пректлар буларак, Кытай партнерлары үсемлекчелек, бөртеклеләр үстерү, терлекчелек өллкәсендә бизнес булдыруны тәкъдим итәләр. «Без сезнең белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен күрәбез», - дип белдерде Лю Хуаньлинь. Ул шулай ук Татарстанда уртак максатчан фонд булдыруны тәъдим итте. Аның төп максатлары -  авыл хуҗалыгында проектларны гамәлгә ашыру була (шул исәптән бөртеклеләр үстерү, кукуруза һәм аларны эшкәртү). Кытай партнерлары шулай ук ашлык саклау урыннарын төзүдә кызыксынулары турында белдерделәр.

Лю Хуаньлинь хәбәр иткәнчә, бүген Кытай һәм Россия яклары катнашында авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектны гамәлгә ашыру эше бара, проектта РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы катнаша.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек итәргә әзерлекне белдерде. «Без уртак эш алып бару яклы, - диде ул. – Икътисадыбызга карап, без күп төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә алабыз». 

Без уртак кызыклы проектлар һәм багланышлар өчен юнәлешләр табырбыз дип өметләнәбез, бу безгә проектларны үстерү өчен алга таба адымнарыбызны билгеләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бүген Татарстанда Кытай компанияләре эшләгәне турында хәбәр итте. Әйтик, “Аммоний” проектында,”КАМАЗ” ААҖдә Кытай компанияләре эшли, “Хайер” Кытай компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркында көнкүреш техникасы производствосын ачарга планлаштыра. Кытай компанияләре шулай ук “Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл төзелеше проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Кытайда сәүдә-икътисадый вәкиллек ачты, хәзерге вакытта Казанда КХРның генераль консуллыгын ачу мәсьәләсе карала.

Рөстәм Миңнеханов Jinggong International Group вәкилләренә, хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен, эш төркемен оештырырга тәкъдим итте. «Без алга китә алырлык беренче чираттагы проектларга чыгарга тиеш», - диде ул.

Татарстан ягынна координатор булып ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов ике-өч атнадан соң Jinggong International Group компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә кире кайтырга тәкъдим итте.

Компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановны декабрь аенда визит белән Кытай Халык Республикасына чакырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International