Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ир-атлар арасында хай-дайвинг буенча финал ярышларын карады

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ир-атлар арасында хай-дайвинг буенча финал ярышларын карады. Ярышлар  Казансу елгасында уза. 

Трибунадан хай-дайвинг буенча ярышларны Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады.    

Искәртәбез, 19 катнашучыдан – өч спортчы Россиянеке. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International