Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Болгарда “Дулкын” ябык бассейнын ачты
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Спас районы Болгар шәһәрендә “Дулкын” тренажер залы булган ябык бассейнын ачты.
Бу чарага җыелучыларны Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Ул район өчен бассейн ачылу – зур бәйрәм, бу чараның Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында узуы тагын да күңелле вакыйга, дип билгеләп үтте. Район башлыгы Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка бассейн өчен рәхмәт белдерде.
“Спортның су төрләре буенча ДЧ ябылу алдыннан мондый комплекс ачылу күңелле, - дип мөрәҗәгать итте районда яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. – Сез суда яшисез, сездә су күп, әгәр сезнең мондый объектларыгыз булмаса, безгә башка илләр белән көндәшлек итәргә катлаулы булачак”. Ул яңа спорт комплексына төрле яшьтәге кешеләрнең йөрүен теләде. “Йөзү – теләсә нинди яшьтәге кеше өчен спортның иң яхшы төре. Бу объектның файдалануга тапшырылуына шатбыз, биредә яшьләр һәм өлкәннәр күп булуын телибез”, - диде Р.Миңнеханов.
Районда яшәүчеләрне бүгенге бәйрәм белән шулай ук су тубы буенча Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе Ирек Зиннуров та котлады. “Бу зур бүләк, бүген Россиянең һәр төбәге дә күпсанлы бассейннары белән мактана алмый. Бу максатларга респбулика җитәкчелеге, Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ирешелгән”, - диде ул.
Рәсми чыгышлардан соң яңа комплекс директорыны символик ачкыч тапшырылды. Аннары кунаклар бассейнны карады.
Болгарда тренажер залы булган ябык бассейн төзелешенә “Россиядә физик культура һәм спортны үстерү” федераль программасы кысасында 40 млн сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан бюджетыннан бу объект төзелешенә 101,7 млн сум сарыф ителгән. Барлыгы бөтен чыганаклардан 141, 696 мең сум юнәлдерелгән.
Бүген мәртәбәле кунаклар яңа спорт комплексы бассейнында Чаллы балалар спорт мәктәбе синхрончылары чыгышын карадылар. Тренажер залында биредә яшәүчеләр актив рәвештә шөгыльләнә.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз