Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Комсомольская правда» нәшрият йортының баш мөхәррире, генераль директоры Владимир Сунгоркин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы белән «Комсомольская правда» нәшрият йорты арасындагы хезмәттәшлекнең республика ММЧ базарында «Комсомольская правда» нәшрият йортының киләчәк үсеше турындагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Владимир Сунгоркинка Татарстан Республикасы дәүләт бүләген - «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бүләк уңышлы хезмәттәшлек һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеш өчен бирелде.
Искәртәбез, «Комсомольская правда» нәшрият йорты генераль директоры Владимир Сунгоркин республикада эш визиты белән (2015 елның 5 – 7 августы). Ул берничә эшлекле сөйләшү уздырды, «Комсомольская правда – Татарстан» басмасы коллективы белән очрашты.