Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында урып-җыю эшләре барышын бәяләде

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Бөгелмә муниципаль районына барды. Төп максаты - урып-җыю эшләре барышы белән танышу. 

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин озата йөрде.

Таллы Бүләк  авылы кырындагы Муса Җәлил исемендәге агрофирма кырларының берсендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районы авыллары халкы белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсен карады, анда төп продукция тәкъдим ителгән иде. Алар арасында комбикорм җитештерүчеләр продукциясе, сөт продукциясе, бал, көнбагыш мае, кондитер эшләнмәләре һәм икмәкләр бар иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Рөстәм Миңнехановка районның агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында хәбәр итте. Гомуми чәчү мәйданы - 60 мең гектардан артык, шул исәптән 42 мең гектардан артыгы - игенгә яраклы җир (7,7 мең га - уҗым). 

Урып-җыю эшләрен оештыру һәм аларның барышы тиешенчә бәяләнде. 

Рөстәм Миңнеханов аерым алганда билгеләгәнчә, бүгенге көндә төп бурыч - югалтуларсыз уңышны җыю. Ул шулай ук авыл башлыклары игътибарын кешеләр белән конкрет эш итүгә юнәлдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International