Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Баулы муниципаль районына барды, анда ул урып-җыю барышын тикшерде.
Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин озата йөрде.
Район өстеннән очып узганнан соң Рөстәм Миңнеханов Потапово-Томбарлы авылыннан ерак түгел урып-җыюда катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы механизаторлардан басудагы хәлләр турында сорашты. Ул билгеләп үткәнчә, начар һава шартларына карамастан, урып-җыюны вакытында тәмамларга кирәк, югалтулар мөмкин кадәр аз булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов килгән җиргә берничә фермер стендлар корган һәм үз продукциясен куйган иде. Күргәзмәне караганда Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы товарларын сатып буламы, дип кызыксынды һәм, игенчеләрне нинди проблемалар борчый, диде. Хуҗалыклар җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, җитештерү асылда президент программалары аркасында дәвам итә һәм алар Рөстәм Миңнехановка авыл кешләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручының игътибарын агропарк стенды җәлеп итте, ул якын киләчәктә Баулы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең сәүдә үзәгенә әверелергә тиеш. Комплекс җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановтан объектка килү юлларын салуда ярдәм күрсәтүен үтенделәр. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үз ярдәмчеләренә тиешле күрсәтмәләрен бирде.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов баулыларны түбән сөт җитештерү күрсәткечләре өчен тәнкыйтьләде.
«Сөт – ел әйләнәсенә керем чыганагы. Моны онытмаска кирәк», - диде ул авыл кешеләренә.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин кадрлар мәсьәләсен кузгатты. Ул, Баулы аграр колледжының начар матди-техник базасы заманча кадрлар әзерләүгә киртә булып тора, диде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Баулы районында техник яктан тәэминатның җитәрлек булмавына басым ясады.
Рөстәм Миңнеханов Наиль Магановны баулыларга шушы проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә өндәде.