Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда берничә социаль объектта булачак, шулай ук басуларда урып-җыю барышы белән танышачак, урып-җыюда катнашучы механизаторлар,хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.
Югары Ослан авылында Рөстәм Миңнеханов «Чемпион» универсаль спорт залын ачу тантанасында катнашачак, аннары 120 урынлык «Солнышко» балалар бакчасы төзелеше белән танышачак.
Кайбыч муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче затлар басуларны карап чыгачак һәм урып-җыю барышы турында хисап тыңлаячак, «Казаньзернопродукт» филиалы - «Колаңгы ХПП» элеватор комплексы эшчәнлеге белән танышачак.
Кама Тамагы мунициципаль районында Рөстәм Миңнеханов кадетлар интернат мәктәбенә (Куйбышев Затоны штп) барачак, аның бинасына республика программалары кысаларында капиталь ремонт ясала.