Рөстәм Миңнеханов Югары Осланда "Чемпион" яңа универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашты

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районына эш сәфәре барышында "Чемпион" яңа универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашты.

Югары Ослан авылындагы әлеге объект республика (120,5 млн сумга якын) һәм федераль (12,5 миллионнан артык) бюджетлар акчаларына төзелгән. Комплекска нигез ташы узган елның 1 октябрендә салынган. Ике катлы спорт комплексының мәйданы 3 мең квадрат метрга якын. Анда универсаль спорт, тренажерлар, авыр атлетика заллары урнашкан. Биредә спортның күптөрләре, аерым алганда: бадминтон, волейбол, баскетбол, мини-футбол, көрәш, карате, җәядән ату, өстәл теннисты, бокс һәм зур теннис буенча секцияләр эшләр дип көтелә. Комплекска көн саен 90нан артык кеше йөрер һәм районның системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләренең саны артыр дип ниятләнә. Хәзерге вакытта Югары Ослан районында андыйлар саны - халыкның 35,1 проценты. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән кимрәк (37,43 процент).

"Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Без яңа заманча спорт комплексын төзеп бетердек һәм без спорт күрсәткечләребезне яхшырта алабыз", - дип белдерде үз чыгышында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратынды, "Чемпион" спорт комлексын ачуны Югары Ослан районы өчен истәлекле вакыйга дип атады. "Без Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча күп төзибез, әмма Югары Ослан районы Казанга якын урнашкан һәм кайчагында без аның турында онытып җибәрәбез. Спорт комплексы бик кыска вакыт эчендә төзелгән, аның өчен бик уңайлы урын сайланган", - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп узганча, районда яхшы спорт традицияләре салынган.

"Югары Ослан районы - шәһәр янында урнашкан, моның үз проблемалары да шактый. Шуңа да карамастан, биредә балалар бакчасы төзелә, бу спорт комплексы районның яшәве, яхшы перспективалар булуы хакында сөйли. Без Югары Ослан районының республикада лидерлар рәтендә булуын телибез. Моның өчен бөтен шартлар да булдырыла", - диде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районына эш сәфәре барышында урып-җыю эшләре барышы белән дә танышты, район үзәгендә сафка бастырылучы балалар бакчасында да булды. Ул алдагы айларда ачылырга тиеш. Бу объект республика президент программасы кысаларында төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International