Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында социаль объектлар төзелешен тикшерде

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата йөрде.

Районга килүгә Рөстәм Миңнеханов Зур Келәр авылы тирәсендәге кырда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үткәрде. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аграрийлар белән кырдагы вәзгыять буенча сөйләште, шулай ук урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов урак өсте ничек баруы, эшчеләргә нинди шартлар булдырылуы, хезмәт хакы вакытында түләнүе белән кызыксынды. Район җитәкчелеге комбайнчыларны өч кат ашату оештырылганы, хуҗалык алдынгыларын премияләү системасы булуы турында хәбәр итте.  

2015 елның 7 августындагы оператив мәгълүматларга караганда, райондагы 24,5 мең гектар мәйданның 7,3 мең гектарында (30 %) ашлык суктырылган, 13, 6 мең тонна бөртеклеләр алынган, уңыш гектарыннан 18,7 центнер тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашудан соң Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселокта кадет мәктәп-интернатында төзекләндерпү барышы белән танышты. Өч катлы кирпеч бина 1972м елда төзелгән. Бинада Кадет мәктәп-интернаты һәм ПУ-86 урнашкан. Беренче катында гардероб, ашау бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, директор кабинеты, бухгалтерия һәм башка бүлмәләр бар. Икенчесендә - уку бүлмәләре. Өченче катта тулай торак һәм казарма. Әлеге мәгариф оешмасында гомуми гаскәри профиль белән 107 кадет белем ала. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ттулысынча бинаны карап чыкты. Аңа төзекләндерү барышы турында хәбәр иттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов уку йортын яңа уку елына тулысынча әзерләргә: җиһазлар алырга, торак һәм уку бүлмәләрен тәртипкә китерергә йөкләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов поселокта “Родничок” балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Ул 2014 елның декаберендә төзелә башлаган. Бер катлы кирпеч бина 50 урынга исәпләнгән. Балалар бакчасында ике төркем булачак, шул исәптән 1 төркем - 1-3 яшьлек балалар өчен (25 урын) һәм урта төркем 3-7 яшьлек балалар өчен (25 урын). 

Мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, методика, медицина һәм процедуралар кабинеты, ризык әзерләү блогы, кер юу урыны, спорт-уен мәйданчыгы каралган. 

Рөстәм Миңнехановка әлеге бинаның гамәлдәге "Родничок" балалар бакчасының икенче корпусы булачагын хәбәр иттелә. Бу административ персонал тоту чыгымнарын оптимальләштерү максатыннан эшләнә.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республикада балалар объектларын тапшыру сроклары катгый билгеләнгән, дип искәртте. Август ахырында балалар бакчасы эшли башларга тиеш, дип ассызыклады ул.

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов билгеләп үткәнчә, бу объект файдалануга тапшырылгач, биредә балалар бакчаларына чират проблемасы тулысынча хәл ителәчәк. Быел республика президент программасы буенча Татарстанда барлыгы 10 000нән артык урынга исәпләнгән 72 балалар бакчасы төзелә, республика тарихында берьюлы шул күләмдә балалар бакчасы беркайчан да төзелмәгән.

Бу объектларның барысы да республика президент программалары буенча республика бюджеты хисабына төзелә һәм ремонтлана. Татарстанда барлыгы 30 уникаль социаль программа эшли, аларның күбесе авылны үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, илдә кризис булуга карамастан, бер генә программа да кыскартылмаган.

Рөстәм Миңнеханов, эш сәфәре тәмамланыр алдыннан, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокта янгыннан саклау депосы бинасында булды. Элегрәк ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы карары белән бу объектны төзекләндерү өчен бюджеттан 20,5 млн. сум күләмендә акча бирелгән. Эшләр 2015 ел май аенда башланган, хәзерге вакытта эшләр тәмамлану ягында. Янгыннан саклау депосы җитәкчелеге "Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 8 отряды" 116 нчы янгыннан саклау частьендә өч берәмлек техника гына булганы турында хәбәр иткән. Бүген янгын белән көрәш өчен "УРАЛ" янгыннан саклау автомобиле өстәлгән. 

Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү-коткару техникасын һәм яңартылган бүлмәләрне караган, шулай ук Кама Тамагы коткаручыларына янгыннарның азрак булуын теләгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International