Татарстан Республикасына эш визиты белән бүген Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген кич Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашуы планлаштырылган.
Казанга эш визиты кысаларында Виктор Орбан Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының спорт объектларын карый.
9 август көнне Виктор Орбан Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак.
Искәртик, Венгрия башкаласы Будапешт киләсе Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын уздыру шәһәре булачак