Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның һәм Венгриянең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, бигрәк тә икътисадта

2015 елның 7 августы, җомга

Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан Татарстанга бүген кич эш сәфәре белән килде (2015 елның 7-9 августы).

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы ярты елда Татарстанның Венгрия белән хезмәттәшлеге активлашты. Аның сүзләренчә, катлаулы сәяси вәзгытькә карамастан, Татарстан-Венгерия мөнәсәбәтләре конструктив төстә бара. Аерым алганда, быел февраль аенда Венгриядә Россия Президенты Владимир Путин булды.

«Безнең дәүләтләр башлыкларының яхшы мөнәсәбәтләре региональ дәрәҗәдә дә актив эшләргә ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Венгрия башкаласы Будапештта булды. 2015 елда Татарстанга Венгрия авыл хуҗалыгы министры Шандор Фазекаш, Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто килеп китте. Моннан тыш, апрель аенда Казанда икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгерия хөкүмәтара комиссиясе утырышы уңышлы уздырылды (2015 елның апреле).

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук Венгрия җитәкчелегенә Казандагы Генераль консуллыкны ачуны хәл иткән өчен рәхмәт белдерде. «Бу бик кирәкле һәм мөһим карар», - диде ул.

«Татарстанның һәм Венгриянең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, бигрәк тә икътисадта», - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Венгрия Тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министрлыгы арасында халыкара һәм тышкы икътисадый багланышлар турында килешү имзаланган.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан белән Венгрия гамәлдәге икътисадый потенциалны тулысынча кулланмый. «Венгрия белән товар әйләнешен арттырырга телибез, - диде ул. - Венгрия компанияләре Татарстанны Россия базарына чыгу өчен мәйданчык итеп алсалар, шат булачакбыз һәм моның өчен иң уңайлы шартлар тудырырга әзер».

Искәртәбез, Казанга эш сәфәре кысаларында Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан спорт инфраструктурасы объектларында булачак, аларда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты ярышлары, шулай ук «Мастерс» категориясендә ярышлар бара. 9 августта, якшәмбе көнне, Виктор Орбан шулай ук 2015 елгы Казандагы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасын караячак. 2017 елда Венгрия башкаласы Будапештта Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International