Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Агымдагы елның җиде аенда 699,5 мең тонна сөт җитештерелгән, ягъни узган елның шул ук чорына караганда 104 %. 636,2 мең тонна сөт сатылган, ягъни 104 %. 209,2 мең тонна ит җитештерелгән (ЭМТ һәм кош ите). 512,3 мең данә йомырка җитештерелгән, ягъни 114 %.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, тармакта уңай динамиканы салкап калып була.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек һәм кошлар саны җиде ай нәтиҗәләре буенча узган ел белән чагыштырганда шулай ук арткан. Эре мөгезле терлек (ЭМТ) - 751 мең баш, ягъни 102 %, сарык - 55,9 мең баш, ягъни 125 %, дуңгыз - 441,5 мең баш, ягъни 104 %, кош - 13,4 млн. баш, ягъни 102 %.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, кайбер районнарда баш саны кимегән. Бу, шул исәптән, Зеленодольск, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Кайбыч һәм Түбән Кама районнары.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кыскача республикада уңыш җыю турында да хәбәр итте. 536,2 мең гектар суктырылгын (мәйданнарның 33 %), 1160 мең тонна, республика буенча уртача уңдырышлылык - 21,6 ц/га (2014 елда – 22,7 ц/га).