Бүген кич Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килде.
Дмитрий Медведев 2015 елгы Су спорт төрләре буенча FINA чемпионатын ябу тантанасында катнашачак.
Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы шулай ук сәүдә-икътисадый, энергетика, инвестицион, югары технологияләр, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә Россия-Венгрия мөнәсәбәтләренең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашыр дип көтелә.