Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында булды, анда ул 2015 елгы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты кысаларында финал ярышларын карады.
Россия Спорт министры Виталий Мутко һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов аны озата йөрделәр, Дмитрий Медведев трибуналардан ярышларның барышын күзәтте.
Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе һәм башка рәсми затлар 2015 елгы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашачак. Ябу тантанасы «Татнефть Арена» боз спорт сараенда булачак.