Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанның ике яклы очрашуы узды. Чара "Казан Арена" стадионының сөйләшүләр залында үткәрелде, анда шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
"Бу очрашып, Россия-Венгрия хезмәттәшлеге үсеше турында фикер алышу өчен бик яхшы сәбәп. Һәм әлбәттә, биредә сезнең аерым миссия, чөнки киләсе Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын Венгрия кабул итәчәк", - дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе.
Дмитрий Медведев ассызыклаганча, Россия һәм Венгрия мөнәсәбәтләре, хәзерге вакытта Европа берлеге белән булган уртак авырлыкларга карамастан, тотрыклы һәм дустанә булып кала.
"Без төрле юнәлеләрдә хезмәттәшлек итәбез - энергетикадан башлап авыл хуҗалыгына кадәр һәм бу безнең илләр һәм халыкларыбыз өчен файдалы, дип саныйбыз. Безгә килүегез, безнең төбәкләрнең берсен карарга һәм бу әйбәт спорт чарасында катнашырга дип килүегез өчен рәхмәт", - дип әйтте Дмитрий Медведев.
Виктор Орбан, үз чиратында, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының Казанда бик югары дәрәҗәдә үткәрелүен таныды. Ул күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында да искәртте.
"Без хәзер бик катлаулы вакытта яшибез, әмма без, барлык кыенлыкларга да карамастан, Венгрия безнең мөнәсәбәтләрдә булган барлык яхшы якларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калуны телибез. Бу киләчәктә безнең мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады ул.
"Тынычлык мәсьәләсендә һәм башка мәсьәләләрдә Венгрия Россиянең яхшы партнеры булачак, мондый гаҗәеп чарада катнаша алган өчен тагын бер тапкыр рәхмәт", - дип сүзен йомгаклады Венгрия Премьер-министры.