Дмитрий Медведев: Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты мавыктыргыч һәм онытылмас булды

2015 елның 9 августы, якшәмбе

Казан тагын бер кат халыкара дәрәҗәдәге теләсә нинди спорт чарасын кабул итәргә сәләтле икәнен исбатлады. Бу хакта бүген Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белдерде. 

Тантана "Татнефть Арена" боз сараенда узды. 

"Олы спорт бәйрәме тәмамланып килә. Сез аны бик мавыктыргыч, онытылмаслык итүгә ирештегез, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев. - Спортчыларга гадел ярышулары, яңа рекордлар куйганнары өчен, тренерларга призерларны һәм чемпионнар әзерләгәннәре өчен рәхмәт". Дмитрий Медведев шулай ук чемпионатны оештыручыларга, ярышларда спортчыларга көч һәм дәрман өстәп торган тамашачыларга, волонтерларга рәхмәтләрен җиткерде. 

"Казанга спорт яратуы өчен рәхмәт, ул тагын бер кат теләсә нинди ярышларны кабул итәргә сәләтле икәнен исбатлады", - дип ассызыклады Россия Премьер-министры. 

Ул искәрткәнчә, бүген Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү эстафетасы Венгриягә тапшырыла.

Премьер-министр Россиянең тәүге тапкыр  Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатынкабул итүен, ярышларда барлыгы 190 лап илдән спортчылар катнашуы турында искәртте. 

Дмитрий Медведев аеруча ассызыклаганча, спортчылар үзләренең иң яхшы булуларын исбатлады. 

"Ихтыяр көчегезне, бирешмичә алга омтылыш хисегезне саклап калуыгызны телим, ул кайчак бу спортта физик әзерлеккә караганда да мөһим. Һәм су спорт төрләрендә әйтелгәнчә - җиңел су телим!", - дип әйтте спортчыларга Россия Хөкүмәте Рәисе. 

Искәртик, Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасында шулай ук Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, ФИНА Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Виктор Мутко һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International