FINA президенты Хулио Маглионе Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тарихта иң уңышлы дип атады

2015 елның 9 августы, якшәмбе

Бүген Казанда тәмамланган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты мондый чараларны уздыру тарихында иң уңышлысы булды. Бу хакта бүген Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио  Маглионе белдерде.

"Казандагы Дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Ул FINA тарихына кызыклы битләрнең берсе булып кереп калачак. Аны спорт объектларының сыйфатлылыгы, киң кунакчыллыгы башкалардан аерып тора. Әлеге чемпионат FINA тарихында иң уңышлысы булды", - дип ассызыклады Маглионе.

"Казан, Татарстан, Россия, рәхмәт сезгә! Сау бул, Казан", - дип рус телендә хушлашты Хулио Маглионе һәм трибуналардан алкышлар яулады.  

Искәртик, Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасында шулай ук Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, ФИНА Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Виктор Мутко һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International