Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Спортның су төрләре буенча “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды
2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгы булган ФИНА паркында су мундиаленың “Мастерс” категориясендәге өлешен ачу тантанасы узды. Чарада әлеге Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Быел Дөнья чемпионатында 73 илдән 3 меңгә якын спортчы катнаша, алар 14 яшь категориясендә 5 спорт төрендә көч сынаша.
Парктагы төп сәхнәдә үзәк урынны Казан һәм су спорты төрләренә багышланган видеороликларны күрсәткән экран биләп торды. Сәхнә түрендә диаметры 6 метр булган өстәмә әйләнеп тора торган мәйданчык урнаштырылып, аның үзәгендә “Мастерс” ДЧ символы булган зур факел куелган иде. Бу күркәм күренешкә ике ваннадан атылган су фонтаннары, лазер һәм пиротехника шоулары тагын да ямь өстәде.
Тантананы Казанның танылган тележурналистлары Ксения Седунова һәм Тимур Ханбиков алып барды. Вәкилләре дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең әләмнәре парады бик оригиналь номер белән үрелеп узды – акробатлар, биючеләр, спортчылар тырышлыгы белән ул онытылмас булды.
Алга таба сәхнәгә мәртәбәле кунаклар – Хулио Маглионе һәм Илдар Халиков күтәрелде.
“ФИНА чемпионаты тарихында тәүге мәртәбә “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ФИНА чемпионаты белән бер вакытта уза. “Мастерс” турниры тәмамланган чемпионатның матур һәм мавыктыргыч дәвамы булыр дип уйлыйбыз. Казан – бөек мәдәниятләр һәм традицияләр шәһәре. Казанның оештыру комитеты, “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча чемпионат яңа дәрәҗәдә үтсен өчен бөтен көчен куйды. “Мастерс” категориясендәге турнир ФИНАның мөһим кыйммәтләрен раслый – сәламәт тормыш рәвеше, гадел көрәш, милләткә һәм яшь категориясенә карамастан, дуслык. Барыгызга да зур рәхмәт! Казанда “Мастерс” чемпионатында иң изге теләкләремне юллыйм”, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга доктор Маглионе.
Илдар Халиков сәламләү чыгышында: “Мин ихлас күңелдән шат һәм ФИНАга Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын гына түгел, ә "Мастерс" категориясендә дә турнирны уздыруда безгә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. 73 ил вәкиленең, спортчыларның, Олимпия уеннары чемпионнарының, дөнья чемпионатлары җиңүчеләренең бирегә кунакка килүләре безнең өчен бик сөенечле. Спортчыларның үзләре омтылган казанышларга ирешүен телим. Россиядә, Казанда булуыгыз күңелегезгә хуш килеп, иң яхшы хатирәләр калдырыр дип ышанам. Без шундый киңкүләм ярышлар уздыра алуыбыз белән горурланабыз. Рәхим итегез!” – диде.
Берничә видеороликтан һәм мавыктыргыч шоу-чыгышлардан соң, сәхнәгә Россиянең “Мастерс” йөзү федерациясе президенты Александр Данилов менде. “Россия беренче тапкыр Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итә. “Мастерс” турнирының да төп чемпионат белән бер вакытта искиткеч матур шәһәрдә үткәрелүе әһәмияткә ия. Без барыбыз да - яңа традиция тууы шаһитләре. Моның өчен җитәкчелеккә һәм ФИНА гаиләсенә рәхмәт!” – дип белдерде А. Данилов һәм “Мастерс” хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен ФИНА президенты Хулио Маглионега һәм башкаручы директоры Корнель Маркулескуга мактау билгеләре тапшырды.
Ачылу тантанасын урамда пиротехника эффектларын кулланып, Казанның иң яхшы солистлары – халыкара конкурслар һәм бию коллективлары лауреатлары катнашында вокал-хореографик композициясе дәвам иттерде.
Тантана салют белән тәмамланды.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз