Экспозиция белән кунакларны “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры урынбасары Светлана Фролова таныштырды.
Күргәзмә зур төбәкара музей проекты булып тора. Анда РФ төбәкләреннән 17 музей һәм 11 музей-саклаулык катнаша: Әстерхан, Владимир-Суздаль, Вологодск, Түбән Новгород, Новгород, Ярослав музей-саклаулыклары, Мәскәү дәүләт тарих музее, Санкт-Петербург дин тарихы музее; Мәскәү Кремле музее, Пермь төбәкне өйрәнү музее.
Минтимер Шәймиев экспозицияне оештыру эшен югары бәяләде. “Святой воин Христофор” күргәзмәсе Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Күргәзмә шуның белән дә әһәмиятле, без хәзер Успение соборын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү номинациясен әзерләү белән шөгыльләнәбез. Номинацияне әзерләү барышында без Россия җирендә булган байлыкны күрсәтәбез”,- диде ул. Ул кыйммәтле экспонатлар алып килгән Россия музейлары вәкилләренә рәхмәт белдерде.
Бүген шулай ук “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее белән рәттән Балалар музей үзәге ачылышы булды. Ул балалар белән сәяхәт итүче туристлар өчен билгеләнгән. Ата-аналар үзләре музейлар карап йөргәндә балаларын тәрбияче-педагог белән калдыра алалар.
Минтимер Шәймиев бу үзәкне булдыру идеясен һәм аның ачылышын искиткеч табыш, дип атады. Зөядә Балалар музей үзәге – ул балаларның мәдәни һәм иҗади үсеш урыны.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.