Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Чын йөрәктән” хәйрия хоккей матчында катнашты, бозда Алексей Морозов һәм Илья Ковальчук командалары очрашты.
Хоккей матчы Казанның Боз сараенда узды.
“Чын йөрәктән” акциясе кысаларындагы хәйрия хоккей матчлары яхшы гадәткә әйләнде – алар берничә ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Быел акция алтынчы мәртәбә үткәрелде. Казан – хәйрия матчын икенче кат кабул итүче бердәнбер шәһәр.
Бүгенге матчтаАлексей Морозов, Александр Овечкин, Илья Ковальчук һәм башка танылган хоккейчылар катнашты. Командалар составында Россиянең атаклы спортчы-ветераннары гына түгел, ә РФ Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре бар иде.
Хәрия матчын уздырырга Яшьләр хоккей лигасы идарә директоры Алексей Морозов тәкъдим итте. Хәйрия акциясендә җыелган иганәчеләр акчалары Казан һәм Саратовтагы ике балалар йортларына биреләчәк.
Матч алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Казан “Ак Барс”ының элеккеге капитаны Алексей Морозов Татарстан хоккеена бик күп уңай нәтиҗәләр китерде. “Бүген Татарстан тарихында истәлекле вакыйга, - дип белдере Рөстәм Миңнеханов. – Хоккейчыларга, безгә шундый атаклы спортчылар килүләре өчен, бик зур рәхмәт. Алар барысына да уңай үрнәк – нинди намуслы кеше, чын йөрәкле кеше булырга кирәк икәнлеген күрсәтәләр”.
“Ак Барс”ының элеккеге капитаны Алексей Морозовка хәйрия матчында булган Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович та рәхмәт белдерде. “Бүгенге матч бик тә мохтаҗ булган балаларга ярдәм җиткерелсен өчен үткәрелә. Без матчка килгән һәр кешегә, һәр тиенгә шатбыз. Алар ярдәмгә мохтаҗ балаларга яшәргә, сәламәтләнергә ярдәм итәчәк. Бик зур рәхмәт сезгә, - дип билгеләде Аркадий Дворкович. – Казанга Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, матур шәһәр өчен рәхмәт. Алексей Морозовка карьерасы, матур хоккей өчен рәхмәт. Җыелма команданы рухландырылган уен өчен рәхмәт”.