Рөстәм Миңнеханов «Халыкара армия уеннары- 2015»нең йомгаклау этабында - «Танк биатлоны» конкурсының финалында булды

2015 елның 15 августы, шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабино» (Мәскәү өлкәсе) полигонында «Халыкара армия уеннары- 2015»нең йомгаклау этабында - «Танк биатлоны» конкурсының финалында булды.

Искәртәбез, «Халыкара армия уеннары- 2015» - АРМИ-2015тә - Европадан, Азиядән, Африкадан һәмәм Латыйн Америкасыннан - барлыгы 17 дәүләттән 57 команда катнашты. Иң зур командалар Кытай һәм Белоруссия хәрби ведомстволарыннан иде. Кытай хәрбиләре 12 конкурста катнашты, ә Белоруссия командалары - тугыз конкурста.

АРМИ-2015дә гомуми җиңү өчен «Халыкара армия уеннарының» Кубогын Россия командасы алды. Икенче урында Кытай командасы.

Төп трибунадан бүгенге финал ярышларын Россия Оборона министры Сергей Шойгу һәм башка рәсми затлар күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International