Илдар Халиков “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашты

2015 елның 16 августы, якшәмбе
Бүген Казанда ФИНА паркында “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты ябылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Тантана “Иванушки International” төркеменең бәйрәм концерты белән башланып китте. Шулай ук тамашачыларга ДЧның иң төп вакыйгалары чагылдырылган махсус видеороликлар күрсәттеләр.

Концерт тәмамлангач сәхнәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ФИНА бюросы әгъзасы Мөхәммәд Диоп чыкты.

“Бөтендөнья су бәйрәме тәмамланудан бераз моңсу. ФИНА гаиләсенә шундый киңкүләм спорт бәйрәмен уздыруга ышаныч белдергәннәре өчен зур рәхмәт. ДЧ югары дәрәҗәдә уздырган өчен барлык оештыручыларга һәм казанлыларга рәхмәт”, - диде. Илдар Халиков.
Бүген “Мастерс”ның финалы иде, анда 73 илдән 2,5 меңнән артык спортчы катнашты, диде ТР Премьер-министры. “Алар монда тән һәм рух сәламәтлеге көчле булуын исбатларга килделәр”, - дип ассызыклады ул.

Бүген “Мастерс” категориясендә онытылмаслык Дөнья чемпионаты тәмамлана, ул ФИНА тарихында якты бер турнирга әверелде, дип өстәде Мөхәммәд Диоп.
“Спортның судагы төрләре никадәр матур һәм искиткеч булуын бөтен дөнья күрде. Объектларның югары дәрәҗәдә әзерлеге, оештыру дәрәҗәсе искиткеч булу һәм киң кунакчыллык нәтиҗәсендә Казанда без барыбыз да үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Без бу Дөнья чемпионатын онытмаячакбыз”, - дип билгеләде ул.
Мөхәммәд Диоп Россия һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шулай ук барлык волонтерларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт белдерде.

Ябылу тантанасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International