Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Сәфәренең максаты –торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылачак киңәшмәдә катнашу.
Татарстанга сәфәре кысаларында Игорь Шувалов берничә республика җитештерү объектында булачак: «Нэфис-Биопродукт» ААҖ һәм «Казан май комбинаты» ААҖ, Лаеш муниципаль районының Усады авылы. Шулай ук «Соловьиная роща» торак комплексындагы инфраструктура белән танышачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе беренче вице-премьеры Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында «Ромашка» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International