Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Болгарда II Халыкара кыр археология мәктәбе ачылды
2015 елның 18 августы, сишәмбе
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында II Халыкара кыр археология мәктәбе ачылды.
Мәктәпне уздыруның максаты – Евразиянең археологик мирасын өйрәнү практикасына яңа алымнар кертү нигезендә фәнни эшләрне берләштерү.
Мәктәпне оештыручылар: ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты, аларга “Яңарыш” республика фонды һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы оештыру һәм финанс ярдәме күрсәтә.
II Халыкара мәктәптә дөньяның 25 иленнән 100 яшь галим-тикшеренүче катнаша. Яшь археологлар ике атна эчендә мәктәпнең 7 секциясендә тарихи һәм мәдәни мирасны өйрәнүгә фәнара якын килүне үзләштерергә тиеш булалар: археологиядә архео-биология ысуллары, археологик пыяла, археологиядә геомәгълүмати системалар, борынгы керамика тарихы, борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы, борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү һәм палеоантропология.
Мәктәптә Россия һәм чит илләрнең фәнни-тикшеренү үзәкләреннән 50 дән артык зур галим лекция укыячак.
Ачылыш тантанасында катнашучыларны ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова сәламләде һәм бүгенге истәлекле көн белән котлады.
Мәктәпнең укытучылары составы исеменнән Россия ФАнең мөхбир-әгъзасы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының антропология музее һәм Фәнни-тикшеренү институты директоры Александра Бужилова чыгыш ясады. Ул мәктәпнең фәнни һәм оештыру дәрәҗәсенең югары булуын билгеләде һәм уңышлар теләде.
Кытайдан Тарихкача булган чорны өйрәнүче тарихчылар халыкара җәмгыяте вице-президенты Ямей Хоу үзенең чыгышында бөтендөнья фәнендә борынгы коралларны өйрәнү буенча Россия мәктәбенең өстенлегенә игътибар итте.
Тантана тәмамланганда Франциянең Милли саклау археология институты фәнни хезмәткәре Анаик Самзун, Франциядә саклау археологиясен оештыру темасы буенча доклад ясады.
II Халыкара кыр археология мәктәбе 2015 елның 17 августыннан 30 августына кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы территориясендә узачак. Мәктәпнең программасында “Евразия халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау буенча актуаль проблемалар” темасына конференция, гомуми лекцияләр, методик дәресләр, түгәрәк өстәлләр каралган.
Мәктәптә катнашучылар шулай ук Болгар комплексындагы тарихи ядкәрләр белән танышачаклар, Болгар цивилизациясе музее, Икмәк музее, Ак мәчеттә булачаклар.
ТР ФАнең А.Халиков исемендәге Археология институты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз