Татарстан Республикасында социаль ярдәм таләп ителүче халык төркемнәрен, бюджетчыларны һәм башка социаль төркемнәрне торак белән тәэмин итүче фонд (Дәүләт торак фонды – ДТФ) эшли, һәм без Татарстан тәҗрибәсен ничек ил масштабларында тарату мәсьәләсен карадык.
Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш сәфәре барышында хәбәр итте. Искәртәбез, Россиянең беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, соңыннан ул ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген кешеләр һәркем өчен мөмкин булган торакны сатып ала алырга тиеш, дип белдерде Игорь Шувалов. «Безнеңчә, Татарстан кебек регионнарда, һәм Казан кебек шәһәрләрдә һәркем өчен мөмкин булган торакның квадрат метры 35-40 мең сум булырга тиеш. Мондый торак һәр гаилә өчен мөмкин булырга тиеш, һәм мондый ипотека кредиты гаилә өчен артык йөк булмаска тиеш», - диде РФ беренче вице-премьеры.
Башка проблемалар арасында Игорь Шувалов җир кишәрлекләрен кирәкле инженер инфраструктурасы белән тәэмин итүне атады.
«Тулаем торак базары үсә дип саныйбыз – кешеләр торакны милеккә алалар, бу уңай момент. Кайбер гаиләләр аренда торагын өстен күрә», - диде Игорь Шувалов.
Йомгак ясап, ул белдергәнчә, ай ярым эчендә гражданнарга торак базарында инвестицияләр өчен кызыклы продуктны билгеләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк. «Бу катлаулы шартларда кыйммәтле кәгазь дә булырга тиеш, аны сатып алып, югалтуларсыз, ялганнарсыз, валюта курсына бәйле булмыйча, квадрат метр алырга мөмкин булырга тиеш», - диде Игорь Шувалов.
«2008 – 2010 еллар кризисы вакытында Татарстан беренче булып торак бәяләрен төшерү буенча төзелеш алып баручы компанияләр белән эшләргә ризалык бирде, - диде Игорь Шувалов. – Бу бик катгый дип саналса да һәм төзелеш алып баручылар моңа әзер булмаса да, Татарстанда төзелеш алып баручылар бу зарурлыкны беренче булып аңладылар, бизнесны сакларга һәм яңа шартларда эшләргә кирәк иде. Татарстанда барлык яңа нәрсә хакыйкатькә әверелә. Без ни өчен торак проектлары буенча Татарстанда киңәшмә уздырырга булдык? Монда җитди экспертиза эшли, һәм бик тиз эшкә керешәләр. Карар кабул итәләр – һәм бу карарларны гамәлгә ашыралар».
Бүгенге киңәшмә темасы буенча ул болай диде: «Без бүген шулай ук хәзерге шартларда федераль Хөкүмәтнең региональ хакимиятләр, губернаторлар белән бергә торак базарындагы суынуны ничек дөрес хәл итәргә икәнлеге буенча фикер алыштык. Безнең бүгенге төп йомгак: җир ресурслары җитмәү проблемасы башка юк. Һәм Торак төзелешен үстерүгә ярдәм фонды һәм аны җитәкләүче Александр Браверман – бу бурычны башкарып чыкты. Бүген Россия Федерациясенең барлык субъектларында да мондый җир ресурслары бүлеп бирелгән».