Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты – бүген Бөгелмә шәһәрендә узачак «Хәзерге заман мәгарифе: яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә катнашу.
Сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөри.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы программасында Бөгелмәдәге «2 нче лицей» МБМУдә булу һәм республиканың әйдәүче мәгариф оешмалары оештырган күргәзмәне карау. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Бәләкәч» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашыр дип көтелә.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь ремонты тәмамланган «I, II төрдәге начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә махсус (коррекцион) гомуми белем интернат мәктәбе»нә барырга җыена.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов С.Ф. Морозов ис. Мәдәният һәм ял паркын реконструкцияләү белән танышырга ниятли, шуннан соң Техника йортына барачак, анда Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырылачак.