Рөстәм Миңнеханов: Бүген педагоглар белемнәрен, күнекмәләрен һәм гыйлемнәрен укучыларга тапшыралар, милләт йөзен формалаштыралар

2015 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасында мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында мәктәпләргә ремонт дәвам итәчәк, аннары балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Хәзерге заман мәгарифе: яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ресурс үзәкләрен булдыру программасы республика өчен өстенлекле булды һәм булып кала.

«Киләсе уку елы мәгариф өлкәсендә имидж проектларны гамәлгә ашыруда мөһим ел булачак, - диде ул. – Бу 2016 елдагы информатика буенча мәктәп укучыларының халыкара олимпиадасына, шулай ук «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсына әзерлек тә. Бу безнең өчен бик җитди имтихан, һәм без барлык мөмкинлекләребезне күрсәтергә тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, Россия Казанда 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills халыкара чемпионатын уздыру хокукына иреште. «Бу чара тиешле әзерлек таләп итә, - диде ул. – Һәм без барлык кирәкле стандартларга туры килергә тиеш, иң алдынгы технологияләргә».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, безнең бурыч - һөнәр осталыгы буенча WorldSkills халыкара чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру. Россия җыелма командасында Татарстаннан да катнашучылар булыр дип ышанабыз, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, WorldSkills чемпионатына әзерлек буенча эш төркемен төзү турында карар кабул ителгән, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев җитәкләячәк.

«Педагогик кадрларны аттестацияләү һәм педагог стандарты – аерылмас төшенчәләр, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Бүген педагоглар белемнәрен, күнекмәләрен һәм гыйлемнәрен укучыларга тапшыралар, дөреслектә милләт йөзен формалаштыралар».

Аттестация йомгаклары буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына педагогик кадрлар белемен күтәрү тематикасын формалаштырырга, бу чакта милли кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген безнең уңышлы үсешебез нигезен үсеп килүче буынны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар традицияләре һәм мәдәниятләре нигезендә тәрбияләү тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International