Рөстәм Миңнеханов Шөгердә нефть музее ачты

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районының Шөгер авылында яңа нефть музее ачты. Чара «Лениногорскнефть» НГЧИ төзелүгә 70 ел тулу кысаларында узды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов, нефть тармагы ветераннары һәм башкалар катнашты.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Шөгер авылында №1 скважина монументы янында нефтьче ветераннар белән очрашкан иде. Монда Татарстан нефтен беренче ачучыларга багышланган стелла ачу тантанасы булды. Ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, ул, 70 ел элек нефть табу Татарстанның язмышын тулысынча үзгәртте, дип ассызыклады. «Бу ачыш булмаса, безнең ничек үсәсебез билгеле түгел әле. Бу скважина иң авыр сугыш елларында беренче нефтьне биргән. Шуның белән якты киләчәккә өмет тудырган. Без һәрвакыт бу хакта хәтерләячәкбез һәм үз тарихыбызны саклаячакбыз», - диде ул.

Яңа нефть музее 1877 елда нигез салынган Шөгер нефть-битум заводы урынында урнашкан. 1941 елда завод турыдан-туры оборонага эшләгән, хәрби техника аккумулятор батареялары өчен продукция чыгарган. 2 елдан соң бу завод технологик һәм энергетик җайланмалар өчен нефть ала башлаган, аннары инде – чимал сыйфатында да. 2013 елда заводны техник торышы аркасында япканнар.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Шөгер нефть-битум заводының ил өчен әһәмияте бик зур булган. «Безнең өчен бу традицияләрне саклап калу мөһим. Болар бар да туристлар өчен бик кызыклы. Монда иң мөһиме нефть тармагы ветераннры турындагы истәлек кенә түгел, балаларның да игътибарын нефтьче һөнәренә юнәлдерү», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм нефть сәнәгате Татарстан Республикасында әйдәүче булып кала, дип ассызыклады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов музей комплексын карап чыкты, комплекска шахта, эретү цехы, нефтьтән битум ясау цехы һәм төп технологик линияләрнең эре макетлары керә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы элеккеге операторлар бүлмәсендә урнашкан завод тарихы музеенда да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International