Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – Лениногорск шәһәренә 60 ел тулуга һәм «Лениногорскнефть» НГЧИ төзелүгә 70 ел тулуга багышланган чараларда катнашу.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы студиясеннән видеоконференцэлемтә режимында төзелеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча традицион республика киңәшмәсен уздырачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шәһәрнең Никахлашу сараен ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук ул 2 нче урта гомуми белем мәктәбенә, Мәдәният сараена һәм «Лениногорск үзәк район сырхауханәсе» СДАУ балалар стационарына барырга җыена.