Лениногорскта 500 урынлык мәктәп ишекләрен ачты

2015 елның 22 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вактылыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәрендә яңа мәктәпне ачу тантанасында катнашты. 

Мәгариф учреждениесе 1955 елда төзелгән элеккеге бина урынында сафка баскан. 50 ел дәвамында эксплуатацияләнгәннән соң, бина авария хәлендә булган. 2013 елда уздырылган экспертизадан соң объектны сүтү һәм аның урынына 500 урынлык яңа мәктәп төзү, ә янкорманы (Б корпусы) капиталь ремонтлау турында карар кабул ителгән.

Учреждениедә 30 сыйныф бар. 46 укыту кабинеты, психологик киеренкелекне бетерү бүлмәсе, хореография кабинеты, 320 урынга исәпләнгән актлар залы, ашханә, заманча медицина комплексы, спорт һәм уен мәйданчыклары, хоккей тартмасы бар.  

Җыелучылганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләренең әлеге объект төзелешен игътибар астында тотуын билгеләп үтте.

"Мәктәпнең әлеге урамга күркәм генә туры килеп торуын күрәбез. Бина яңа булса да, биредә элек булган традицияләрне саклап калырга кирәк, дип саныйм. Бу мәктәп районның һәм бөтен республиканың әйдәп баручы белем бирү үзәге булырга тиеш", - дип ассызыклады ул. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәртеп узганча, "Стратегия-2030"да Татарстан Республикасының төп конкурентлыкка сәләтле өстенлеге дип кеше капиталы санала, ул, иң беренче чиратта, мәктәптә формалаша. Ул шулай ук яңа белем бирү йортын төзүгә шактый акча салган нефьчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, тантаналы чара "Лениногорскнефть" нефть-газ табу идарәсенең 70 еллык юбилее кысаларында уза.

Аннары Татарстан лидеры һәм тантанада катнашучы башка рәсми затлар яңа мәктәп белән танышты, сыйныфларда булды һәм укытучылар белән сөйләште.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең Мәдәният сараенда капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Проектның смета бәясе 130 млн. сум тәшкил иткән. Мәдәният сарае 1964 елда Лениногорскның үзәк тарихи өлешендә төзелгән һәм шәһәрнең архитектура мирасы булып тора. Әлеге бина - массакүләм мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үткәре булган бердәнбер мәйданчык. 

Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре кысаларында «Лениногорск үзәк район сырхауханәсе»нең балалар стационарында да булды. Ул реконструкциядән соң ачылган.  Ремонт эшләре башкарылган бинаны караган вакытта баш табиб Айдар Яркәев Рөстәм Миңнехановка балалар хастаханәсе стационарында 5 бүлек барлыгын хәбәр итте, аларның икесе районара үзәк санала. Әлеге бүлекләр Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан 8 районына хезмәт күрсәтә. Ел саен биредә 4 мең пациент стационарда дәвалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International